– Настя – биш, Никита бер яшьлек вакытта әниләре, капчыкка салып, аларны шәһәр чүплегенә илтеп ташлый. Этләр талый, йолыккалый башлаган капчыктан үлем белән яшәү арасында калган нарасыйларны, рәхмәт яугыры, чүп түгүче машина йөртүче азат итә.
Бәхет өчен күп кирәкме?
Хәсрәт ана шушылай сабыйларын юк итеп, кияүгә чыгарга җыенган булган икән. Шактый гына эзли торгач, әни тиешле кешене ачыклыйлар. Шушы арада Артем да туа. Ул да тумас, кыз да тумас, туса да тормас, диләр мондыйлар турында халкыбызда. Ана кешене әнилек хокукыннан мәхрүм итеп, бичараларны ятим балалар йортына тапшырганнар.
Вика, Артем, Ярослав та – зур тетрәнүгә дучар булган ятимнәр. Күз алларында әниләрен үтергәннәр. Әлеге фаҗигаләргә тару аркасында сабыйларның һәрберсендә ниндидер физик авыру, психологик тайпылыш бар. Яшьтәшләреннән ике-өч яшькә яшьрәк күренүләре, озаграк җитлегүләре – шулай бик иртә күргән кайгы-хәсрәт нәтиҗәсе... 4 гыйнвар көнне Теләче районының Иске Җөри авылында асрамага алган үксезләре хакында без – журналистларга шушы гыйбрәтле хәлләрне бәян итте яңа төр гаиләнең җитәкчесе, хуҗабикәсе Мәликә ханым Гыйльметдинова. Әлеге ятимнәрне сыендыру йортының ачылу тантанасы яңа гына булса да, узган елның ноябрь ае ахырында ук кабул итә башлаганнар биредә сәламәтлеккә һәм назга мохтаҗларны. Монда ДЦПлы, даун, аутист, күрмәүче балалар яшәячәк. Инде унбер сабый бар. Якын арада шушы төбәктәге алты нарасыйны сыендырмакчылар.
– Начар күрүче, ишетмәүче инвалидларны рухи тернәкләндерү эшенә унбиш ел элек алынган идек. Биредә тәрбияләнүчеләрдән аермалы буларак, аларга яхшы, күркәм тәрбия бирергә теләгән әти-әниләре, туганнары бар. Ә менә ятим балаларга махсус тәрбия бирү таләп ителә. Шуның өчен дә өй шартларына якын булган ятим балаларның гаилә йортын ачарга күптәннән ниятләп йөргән идек. Инде менә хыялыбыз тормышка ашып килә. Балалар үзләрен дустанә, ишле, зур бер гаилә итеп сизсен иде. Биредә зур гаиләдәге кебек өч яшьтән алып уналты яшькәчә сабыйлар тәрбияләнә. Төрле авырулары булуга карамастан, шат күңелле, бик хәрәкәтчән алар. Араларында яхшы мөгамәлә урнашып килә. Хезмәткәрләребез бу эшкә бик җитди карады, асрамага бала алучы ата-аналар курсында укыды. Гомумән, биредә эшләячәк коллективны бик җентекләп тупладык, – дип сөйләде үз чиратында “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, мөфти урынбасары, ТР Диния нәзарәтенең социаль проектлары җитәкчесе, әлеге гамәлнең башында торучы Илдар хәзрәт Баязитов.
– Шушы изге, җаваплы эшне Теләче районында, Иске Җөри авылында оештырырга ниятләгәннәре өчен Илдар хәзрәтнең коллективына рәхмәт яусын. Укымышлылыгы, дингә хәерхаһлы мөнәсәбәте, ярдәмчеллеге белән авыл халкы элек-электән аерылып тора. Мишә буенда, болын-тугайларга бай җирдә – табигатьнең бик күркәм төшендә урнашкан авыл бу. Әлеге җирлектә өч ел элек кенә мәһабәт мәктәп салынды. Фидаил хәзрәттән калган йорт-ихата, мәдрәсә бинасы – балаларга яшәү өчен бик яхшы шартлар бар монда. Биредә тәрбияләнүчеләр шушындагы киң-иркен болыннарда тәгәрәп-уйнап, физик һәм рухи яктан чыныгып үсеп җитәр дип ышанам. Без – җирле үзидарә, район җитәкчеләре, халык сезне ярдәменнән ташламас, – дип ачып җибәрде тантананы район башлыгы Илдус Зарипов.
– Диния нәзарәте ятимнәрне бер түбә астында туплау белән генә чикләнеп калмыйча, эчкечелеккә һәм наркотикка бәйле булганнарны, төрмәдә утырып чыкканнарны тернәкләндерү үзәкләре дә ачарга җыена. Әлеге сыендыру үзәге ачылу – бик зур, бик җаваплы эш. Балаларга наз, игътибар кирәк. Әйдәгез, Илдар хәзрәткә бергәләп булышыйк, – дип дәште мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Ачылу тантанасында һәм шушы вакыйга уңаеннан соңрак оештырылган мәҗлестә, кызып китеп, Татарстаныбызның һәр районында ятимнәрне шушылай тупларга кирәк, дип белдерүчеләр дә; киресенчә, мондый хәл безне бизәми, мөселманнарда үксезләр булмаска тиеш, аларны туганнары, якыннары алсын, дип кырт кисүчеләр дә ишетелде. Шөкер, соңгы вакытта караучысыз калган сабыйларны уллыкка һәм кызлыкка, гаиләләргә асрамага ала башлагач, республикабызда мондый йортлар булдыруга ихтыяҗ калмады диярлек. Диярлек дип шуңа әйтүебез: сәламәт булмаган балаларны алырга ашыгып торучылар күренми. Икенчедән, чынбарлыктан берничек тә кача алмыйбыз. “Ятим балаларны иң әүвәл әнисе ягыннан туганнары, якыннары тәрбиягә алырга тиеш; алары булмаса, әтисенең кан-кардәшләренә бирәләр”, – диләр дә бит. Әлеге күркәм гореф-гадәтебез шактый нык онытылган, җәмгыятебездә туганлык мөнәсәбәтләре сизелерлек какшаган, ни кызганыч.
– Моңарчы ятим татар балалары динсез яки чит диндә, милләтен онытып үсә дип борчыла идек. Монда инде үзебезчә, ислам дине кушканча тәрбияләү мөмкинлеге бар, – дип, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев та күпләребезнең күңел түрендәге гамен-ниятен ирештерде. Чынлап та, православ күршеләребез монастырьларында ятим балаларны җыеп тәрбияләгәндә, сәламәт булган ятим татар балаларын аерым туплап, мөселман тәрбиясе бирүгә беркем комачауламый лабаса. Шулай да каләм әһелләре төпченергә ярата. Кайтыр юлга кузгалыр алдыннан, биредә тәрбияләнә торган балаларны мөселманлаштыру максаты куеламы, дип кызыксынды журналистлар.
– Кайбер хәзрәтләребез, исламга килү – Аллаһтандыр, дип белдерә белдерүен. Шул ук вакытта нарасыйларыбызга дини тәрбия бирергә тырышсак, шәхси үрнәк күрсәтсәк, шәт, нәтиҗәсе булмый калмас; ятим баланың башыннан сыйпап кую да савап; ризыгыңны, зәкятеңне, сәдакаңны аларга бирү – изге гамәл, – дип җавап бирде әлеге сорауга Җәлил хәзрәт.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 1, 07.01.2014/)